Халыкара өлкәннәр көнен бәйрәм итү алдыннан Казан шәһәре ГХАТ Идарәсенең Идел буе районы буенча бүлегендә «бриллиант» һәм «алтын» юбилярларны хөрмәтләделәр.
Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: беркайчан да сүнми һәм еллар узу белән кыйммәтрәк була. Бриллиант һәм алтын туй-гаилә елъязмасының мөһим бите, онытылмаслык, бәхетле мизгел.
Казан шәһәре мэры исеменнән юбилярларга котлау адресы һәм акчалата бүләк тапшырылды. Юбилярлар танышу тарихы, гаилә бәхетенең сере, казанышлары белән уртаклаштылар. Һәр юбилярга карата яхшы теләкләр яңгырады.
Без юбилярларыбызга елмаю, игелек телибез.