4 августта «Казан» Гаилә үзәгендә ирле-хатынлы Каценельсон Виктор Михайлович һәм Тамара Мордуховнаны хөрмәтләү тантанасы булды. Пар "алтын" туйны билгеләп үттеләр.
Виктор Михайлович бөтен гомерен медицинага багышлый, һәм бүгенге көнгә кадәр 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең онкология диспансерының баш табибы булып тора. Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Тамара Мордуховна өстәмә белем бирү педагогы булып эшли.
Юбилярлар белән бергә тантанага туганнары, хезмәттәшләре һәм дуслары да килде.