Аларның иңнәрендә инде үткән таулар бар, алар бәхет һәм шатлык, киртәләр һәм авырлыклар, бергә көлү һәм күз яшьләреннән тора. Һәм бу юбилярлар кулларын тотып бергә үтәләр. Юбилярлар белән бергә тантанага балалары, оныклары Һәм оныкчыклары да килде.
Мусабик Халикович Горбунов исемендәге КАПОда 45 ел слесарь-җыючы булып эшли. Күпьеллык һәм мактаулы хезмәте өчен күп бүләкләр һәм медальләр бар. Хатыйма Зыятдин кызы КАПОда зарарлы цехта эшли. 50 яшендә лаеклы ялга чыга.
Гаилә тантанасында юбилярларның оныгы Назмутдинова Альяна чыгыш ясады.