Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Казан шәһәре ЗАГС Идарәсенең Киров районы администрациясе белән берлектә озак яшәүче гаиләләрне, ә атап әйткәндә, 30, 40, 50 һәм 55 ел тормыш үткәрүче гаилә парларын хөрмәтләделәр. Бәйрәм Васильченко исемендәге скверда узды. “Гаилә парлары ЗАГС идарәсеннән истәлекле бүләкләр алды һәм Казан шәһәренең озын гомерле гаиләләренең Мактаулы китабына имза салдылар. Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе исеменнән килгән һәр пар адресына котлау сүзләре яңгырады. Чара матур вальс белән тәмамланды, анда һәркем үзенең беренче никах биюен исенә төшерде.