Лениногорск шәһәрендә «Халыкара балаларны яклау көнен» бәйрәм итүгә багышланган чаралар узды

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

2023 елның 1 июнендә Горький исемендәге Лениногорск шәһәр паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Балачак бәйрәме зур масштабта узды. Бәйрәмдә барлык яшь төркемнәренең балалары катнашты. Алар хәрәкәтчән уеннар уйныйлар, бииләр, яраткан җырларын җырлыйлар, шулай ук алар өчен төрле конкурслар үткәрелә. Балаларга бәйрәм бик ошады, күңелле, матур һәм дус булды.

Төп сәхнәдә Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Минем гаиләм-минем байлыгым» темасына республика рәсем конкурсының финал этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 11.05.2023 узган конкурсның финал этабында 160тан артык эштән өч яшь төркеме буенча 10 җиңүче билгеләнде.

Кече яшь төркемендә (7-10 яшь) 1 дәрәҗә диплом белән Лениногорск шәһәренең 3 нче урта мәктәбе укучысы Тимирова Дарья бүләкләнде; урта яшь төркемендә (11-14 яшь) 2 дәрәҗә диплом белән Лениногорск шәһәренең 12 нче лицее укучысы Кузнецова Вероника бүләкләнде, шулай ук катнашучы дипломы белән Лениногорск шәһәренең 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Гурская Снежана бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International