Балык Бистәсендә туу турында таныклык тапшыру

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Бала туу, мөгаен, кеше тормышының иң тылсымлы һәм мәгънәле мизгеледер. Озак айлар көтүдән соң, кечкенә могҗиза дөньяга килә, яңа тормыш туа. Ата-ана булудан да рәхәтрәк нәрсә юк кебек.

Балык Бистәсендә яшәүче Светлана һәм Евгений Терентьевлар гаиләсендә 2023 елның 01 мартында кызлары туа, аңа Елизавета дип матур исем кушалар. Бу гаиләдә өченче бала.

Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь әтине кызлары тууы белән котладылар һәм тантаналы шартларда туу турында таныклык тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International