Язның беренче бәйрәме - Иван һәм Анастасия яшь гаиләсе өчен аеруча шатлыклы көн

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

8 мартта, язгы бәйрәмдә, Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге Иван белән Анастасиянең никахын теркәде! Иван сөйгәненә махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга килә. ГХАТ бүлеге белгечләре яшь гаиләгә озак еллар дәвамында зур мәхәббәт, рух, иман, өмет ныклыгы һәм Иванның җиңеп, исән-сау өйгә кайтуын теләделәр.

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге гражданнарга никахлашуны теркәүнең аерым (кыскартылган) тәртибе һәм мобилизацияләнгән гражданнарга карата аталык билгеләү турында искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International