Яшел Үзән ГХАТ бүлегендә «алтын» юбилярларны хөрмәтләү

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

2023 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә юбилярларны котлау тантанасы. «Алтын» юбилейны Зарытов Виктор Василий улы һәм Ольга Антон кызы билгеләп үттеләр.

Үз никахларын алар 1973 елның 23 мартында Татар АССР халык депутатларының Яшел Үзән шәһәр Советы башкарма комитетының ГХАТ бюросында теркәгәннәр. Ир белән хатын 50 бәхетле ел бергә яшәгәннәр. Аларның гаилә бәхетенең сере – мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бер-берсен хөрмәт итү.

Бу көнне, 50 ел элек кебек, бәхетле юбилярлар залга Мендельсонның Туй маршы астында керделәр. Ир белән хатын тормыш юбилееның Мактаулы Китабына үз имзаларын куялар һәм «алтын үбешү»белән алмашалар. Юбилярларга Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы М.П. Афанасьев исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Алтын туй – чын мәхәббәт, зирәклек һәм бәхет бәйрәме. Ольга Антон кызы белән Виктор Василий улын алтын туйлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу матур гаилә бәйрәмендә сезгә ныклы сәламәтлек һәм шатлыклы көннәр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International