Бүген, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараеның тантаналар залында 14 яшькә җиткән 11 кыз беренче паспортлар алдылар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Галина Баһаветдинова яшьләрне олы юлга басулары белән котлады, ә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының Түбән Кама районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе һәм 32нче гимназиянең аталар советы рәисе Фәрит Гыйльманов документлары өчен матур тышлыклар бүләк итте.
«Яшь гвардия» җитәкчесе Рөстәм Сәлахетдинов кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм Бердәм Россия партиясе исеменнән истәлекле бүләкләр һәм традицион лаләләр тапшырды.