Кояш балкый, беренче тамчылар тама, һавада якынлашып килүче бәйрәм атмосферасы... Бүген «Шәфкатьлелек» үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада ГХАТ Идарәсе белгечләре Газимов, Сафронов, Сираҗетдинов, Зарубин, Фәтхиев, Яруллин һәм Гребенщиковлар гаиләләрен гаилә тормышы юбилейлары белән котладылар.
Бәйрәм алдыннан ГХАТ Идарәсе белгечләре ярты гасыр дәвамында гаилә учагын сүндермичә, назлары һәм йөрәк җылылары белән уртаклашучы хатын-кызларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерделәр.