Әлеге фестиваль милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, районыбызда яшәүче яшьләрнең рухи һәм иҗади үсешенә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Бу җирлектә дә музыкаль һәм шигъри җанлы яшьләребез үсеп килә. Шунысы сөенечле, аларның күпчелеге авылда төпләнеп, гөрләтеп, әти-әниләрен, якыннарын сабыйлар белән сөендереп яши.
Сауш, Үзәк авыллары яшьләре тәкъдим иткән татар, керәшен һәм таҗик халыкларының йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган фольклор күренешләргә бай булган коцертны, «Ел хатын-кызы – 2023» республика бәйгесе җиңүчесе, авылдашлары Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримова да тамаша кылды. Төп йортка килен төшерү күренешләре табигатьнең илаһи бер мизгелен, төсләр балкышын – Салават күперен хәтерләтә.