«Демография» тугәрәк өстәл

2023 елның 10 марты, җомга

2023 нче елның 10 нчы мартында Олы Елга авылында «Демография» темасына түгәрәк өстәл узды. Гаилә төзү, гаилә тормышында килеп туган кыенлыклар һәм гаиләләр булдыруга комачаулаучы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, туучылар саны кимү, никахлар саны кимү, аерылышучылар саны арту проблемалары игътибар үзәгендә булды.

Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары, коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре, Балык Бистәсе районы мөселманнарының Диния нәзарәтенең мөһтәсибе, «Яшь гаилә» клубы җитәкчесе, ЗАГС бүлеге җитәкчесе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Түгәрәк өстәл «Ныклы гаилә»федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International