Мартның беренче декадасында никахны тантаналы рәвештә теркәү

2023 елның 10 марты, җомга

10 март көнне Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә 10-чы, никах теркәлде. Танаталы рәвештә Лукьянов Денис Евгеньевич һәм Мальцева Екатерина Анатольевна бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, гомер юлын ахыргача бергә узарга ант бирде.

Яшьләр гаиләнең бердәмлек һәм тугрылык билгесе итеп алтын балдаклар белән алмаштылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшьләрне гаилә корулары белән җылы итеп котладылар һәм яшь гаиләгә бер берсен аңлап, хөрмәт итеп, кадерләп, мәхәббәтләрен саклап яшәргә теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International