2023 елның 7 мартында Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 2 нче игезәк баланың тууы теркәлде. Руслан һәм Альбина Саубановлар күп балалы ата-аналарга әверелгән гаиләсендә бәхетле тулылану булды.
Быел бу 2 пар игезәк. Малай Кәрим, ә кыз Камилла дип аталган. Балаларга ГХАТ бүлеге белгечләре Ныклы сәламәтлек, ә аларның әти – әниләренә бәхет һәм мәхәббәт теләделәр. Бәхетле ата-аналарга игезәк туу турында таныклыклар бирелде.