2023 елның 7 март аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 4 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Амиров Айдар Таһир улы һәм Әлия Васил кызы, гаиләсендә булды. Яңа туган сабыйга Дамир һәм Тамир, исемнәре кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын – туу турында таныклыклар тапшырдылар.
Чын күңелдән балалар тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез. Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.