2023 елның 3 мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә берьюлы 6 пар никахларын теркәгәннәр. 03.03.2023 тантана өчен матур датаны яңа өйләнешүчеләр алдан ук сайладылар.
Кеше ялгызлыкны яратмый һәм омтыла үзенең икенче ярын табырга, менә Бондарь, Федоровлар, Тужилкиннар, Резеповлар, Петровлар, Кондаковлар да үз мөнәсәбәтләрен никах бәйләнешләре белән ныгыткан. Матур һәм бәхетле яңа өйләнешүчеләр традиция буенча никахны дәүләт теркәвенә алу турындагы актка үз имзаларын куйган һәм балдаклар алмашкан.
Яшьләргә бәхет телибез!