Берничә дистә ел элек Кара төскә киенгән парларны күрү бик сәер булып тоелыр иде. Бүген инде оригиналь киемнәр белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый, шуңа күрә кызлар кара туй күлмәген сайлап традицион булмаган вариантларга өстенлек бирәләр.
2023 елның 3 март аенда ГХАТ Идарәсендә Беляков Евгений һәм Томанян Валерия үзләренең мөнәсәбәтләрен креатив рәвештә теркиләр. Кара туй күлмәге кигән кәләш серле һәм тылсымлы күренә. Белгечләр әйтүенчә, кара туй киеме кызга үзенчәлекле көч бирә, аны тискәре йогынтылардан яклый.
ЗАГС идарәсе белгечләре яңа өйләнешкән парны күркәм көннәре белән котлый! Аларга чиксез мәхәббәт телиләр. Бер-берегезне, кайгыртыгыз, хөрмәт итегез, кадерләгез һәм гаҗәпләндерүдән туктамагыз.