Зәйдә 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Моисееваны хөрмәтләделәр

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Моисееваның тууына 100 ел тулды. Район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, Зәй үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов һәм башка мәртәбәле кунаклар юбилярны 100 яше тулу көне белән котладылар, аңа рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Котлауларга шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин һәм Олег Морозов та кушылды һәм истәлекле бүләкләрен юллады. Анна Моисеева Мәскәүдән Берлинга кадәр сугыш юлы үткән: яраланган солдатларны сугыш кырында коткарган, хирургия операцияләрендә ярдәм иткән, авыруларны караган һәм дәвалаган. Сугыш дәвамында хәрби-кыр госпиталендә шәфкать туташы булып хезмәт иткән. Сугыштан соң Анна Ивановна башта балалар йортында, аннары хастаханәдә эшли, аның хезмәт стажы 40 елдан артык. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп санлы медальләргә лаек булган ветеран. Хәзерге вакытта аңа өендә социаль хезмәт күрсәтелә, ике тапкыр социаль хезмәткәр килә, шулай ук аның турында кызының гаиләсе кайгырта. Онык һәм оныкчыклары дәү әниләре белән чын күңелдән горурланып үсәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International