2023 елның 13 февраль аенда район башлыгы катнашында атналык планеркада район башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең 2022 елгы гражданлык хәле актларын теркәү һәм 2023 елга максатлар билгеләү буенча эшчәнлегенә йомгак ясалды.
ГХАТ идарәсе башлыгы Г.Р. Әмирова гражданлык хәле актларын теркәү белән бәйле булган хезмәтләрнең инде икенче ел экстерриториаль принцип буенча, ягъни мөрәҗәгать итүченең яшәү урынына бәйсез рәвештә күрсәтелүен хәбәр итте. Шул сәбәпле гражданнарның мөрәҗәгатьләре саны артты. ЗАГС Идарәсе тарафыннан 6 меңнән артык (6410) Гражданлык хәле актлары теркәвә үткәрелде, 13 меңнән артык юридик әһәмияткә ия булган гамәлләр кылынды, бер ел эчендә 50 меңгә якын гражданин ЗАГС идарәсенә мөрәҗәгать итте!
Барлык төр теркәлү турында да җентекләп сөйләделәр. Әлмәт районында 2022 елда туу турында 1958 акт теркәлгән, бу 2021 ел күрсәткеченнән 264кә кимрәк. Республика буенча үлүчеләрне теркәү дәрәҗәсе иң түбән.
Узган елда үлем турында 2155 акт теркәлгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 913 актка кимрәк. Шуларның 53 % ы ир-атларга, 47% ы хатын-кызлар. Гражданнарның 52% - ы 70 яшьтән өлкәнрәкләр (ир – атлар-19 %, хатын-кызлар-33%) вафат булган. Эшкә яраклы яшьтәге 515 граждан (бу 2021 ел белән чагыштырганда 30 кешегә кимрәк.
Татарстан, никахлар саны буенча алда бара. Әлмәт районында узган елда 1099 пар гаилә берлегенә кул куйган, күрсәткеч 2021 ел белән чагыштырганда бераз түбәнрәк. Гражданнарның 73 % - ы беренче тапкыр никахларын теркәгән; аерылышкан гражданнарның 32% - ы кабат гаилә кору өметен югалтмаган һәм кабат никахларын теркәгән, узган ел андыйлар саны 33 пар булган. Мобилизацияләнгән гражданнарга карата теркәү эшләре аеруча тизләтелгән тәртиптә башкарылган, 26 пар.
Узган елда аерылышу турында 783 акт теркәлгән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 148 парга кимрәк.