2023 енче елның 20 енче февралендә Теләче муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ секторында Хикматулло һәм Нодираның законлы никахы теркәлде. ГХАТ секторы җитәкчесе яшьләрне гаилә корулары белән котлап язылышу турында таныклык тапшырды. Яшь гаиләне котларга туганнары, әти-әниләре килделәр. Әлеге гаиләгә бәхет теләп калабыз!