21 февраль көнне Минзәлә районында “Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез” дип аталган фестиваль үткәрелде. Бу ярышта районнан 5 гаилә Файдровлар, Гәрәевлар, Дәүләтткулов-Шәриповлар, Гыйлаҗетдиновлар һәм Гомәров-Фәрраховлар катнашты. Конкурсның беренче өлешендә һәр гаилә узенең нәселе, гореф-гадәтләре, нәсел агачлары турында сөйләде. Икенче өлеше исә матур концерт номерлары белән дәвам итте. Барлык җыелган баллар буенча, Калтак авылыннын Дәүләтткулов -Шәриповлар гаиләсе җиңеп чыкты. Без аларга зона буенча утәчәк конкурста да уңышлар яулауларын теләп калабыз.