Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Насыйровлар гаиләсенең туй юбилеен бәйрәм иттеләр

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда Рәсил Рәшит улы һәм Марина Николай кызы Насыйровларның гаилә тормышы юбилейлары танатнасы узды. Алар сирәк очрый торган матур датаны – «алтын» туйларын билгеләп үттеләр.

Рәсил Рәшит улы һәм Марина Николай кызы өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер алты оныкларын үстерергә ярдәм итәләр. Алар өчен бәхетле һәм матур гаилә мөнәсәбәтләре төзүдә генә түгел, хезмәт сөючәнлектә дә үрнәк булып торалар.

Насыйровлар гаиләсен Түбән Кама Массакүләм шин заводының хезмәт династиясе дип атарга мөмкин. Рәсил Рәшит улы – хезмәт ветераны, анда 37 ел эшлгән, ә Мария Николаевна – 20 ел. Икесенең дә бик күп бүләкләре һәм мактау грамоталары бар. Хәзер аларның уллары Игорь һәм оныклары Владислав та Массакүләм шин заводында эшлиләр. Аларның гомуми хезмәт стажы – 94 ел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International