21 февраль көнне Марк Анатолий улы Косицкий һәм Зәринә Хөсәен кызы Асадова гаилә тормышларының 10 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Халыкта бу датаны кургаш яки алсу туй дип атыйлар.
Металл һәм нәфис чәчәк, ничек бу ике әйберне бер исемдә берләштерергә мөмкин? Уйлап карасаң, барысы да аңлашыла: ир кургашка охшаган, ул - гаилә терәге, хатын – роза кебек гүзәл һәм ягымлы.
Юбилярлар бергә бәхетле гомер итәләр һәм бер-берсен кадерләп яшиләр. Алар ике кызларын Майя белән Викторияне тәрбияләп үстерәләр
Марк Анатолий улы һәм Зәринә Хөсәен кызының исемнәре ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде. Алар көмеш һәм алтын туйлары хөрмәтенә дә анда имзаларын куярлар дип ышанып калабыз.