Идрис Исмәгыйль улы һәм Фәүзия Рәфкать кызы Идиатуллиннар бүген зур гаилә бәйрәмнәрен – алтын туйларын билгеләп үтәләр. Алар 50 ел бер берсен хөрмәт итеп һәм яратып тормыш итәләр, бүген дә бер берсенә булган матур хисләрен яшермиләр.
Түбән Кама шәһәре Никахлашу сарае юбилярларны һәм аларның кунакларын кыш озатуга багышланган матур бизәкләр һәм тәмле коймаклар белән каршы алды.
Идрис Исмәгыйль улын һәм Фәүзия Рәфкать кызын алтын туйлары белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты һәм территориаль иҗтимагый үзидарә Советлары исеменнән ТИҮС җитәкчесе урынбасары Елена Дрепа һәм 44 нче микрорайон ТИҮС рәисе Евгения Мамонова котладылар.