ГХАТ Идарәсе белгечләре Халыкара туган тел көненә багышланган «Гаиләчек» дәресе үткәрделәр

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Бүген, 21 февраль көнне, Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Туган телдә сөйләшү гаилә кыйммәтләренең берсе булып тора. Тел безне берләштерә, төрле буын кешеләрен бәйли.

Телнең әһәмияте бәяләп бетергесез, һәрберебез балачакта үзе өчен дөньяны туган телендә ача. Туган телдә безгә әкиятләр сөйлиләр, әни бишек җыры җырлый, ә без беренче сорауларыбызны бирәбез һәм беренче җавапларны алабыз.

ГХАТ Идарәсе белгечләре «Гаиләчелек» дәресендә 13нче гимназия укучылары белән гаилә тормышында туган телнең әһәмияте турында сөйләштеләр.

Кызлар викторинада катнаштылар, Никахлашу сараенда үткәрелә торган тантаналар һәм ГХАТ Идарәсенең юридик эшчәнлеге турында сораулар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International