Ничек гармонияле мөнәсәбәтләр төзергә? Ничек гаиләдә конкуренция атмосферасын булдырмаска һәм ир белән хатын арасында алдынлыкны бүлешмәскә? Бүген психолог Дания Трухан яшь парлар өчен чираттагы консультациясендә бу һәм күп кенә башка сорауларга җавап бирде.
Дания Әмир кызы белән очрашулар җиңел һәм дустанә даирәдә узалар, шул ук вакытта уйланырга да мәҗбүр итәләр. Очрашуда катнашучы кәләшләр Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бүләк сыйфатында Никахлашу сараенда эшли башлаячак хатын-кызлар клубының беренче җыелышына чакыру алдылар.