Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә булачак яшь парлар өчен консультация узды

2023 елның 18 феврале, шимбә

Гашыйк парлар туй көннәре искиткеч узсын дип хыялланалар. ГХАТ Идарәсе белгечләре яшь парлар өчен инструктажларда Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлиләр, документларны рәсмиләштерү тәртибе турында искә төшерәләр һәм туй тантанасының репетициясен күрсәтәләр.

Чираттагы консультация Никахлашу сараенда 18 февраль көнне узды. Кияү һәм кәләшләр үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирделәр һәм психолог Дания Трухан белән очрашуда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International