Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашуда катнашты

2023 елның 17 феврале, җомга

17нче февральнең иртәсе ГХАТ Идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова өчен «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашудан башланды.

Гөлназ Илдус кызы туу турында таныклыкны ничек һәм кайда алып булганлыгы турында сөйләде, «Бала туу» суперсервисы турында мәгълүмат белән уртаклашты. Бу сервисның өстенлекләре бик күп, әмма ул әлегә бик популяр түгел.

Мондый очрашулар бала табуга әзерләнүче хатын-кызлар өчен бик файдалы, алар барлык яңалыклар турында белеп торырга ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International