Түбән Кама шәһәрендә 2023нче елның 100нче парының никахы теркәлде

2023 елның 17 феврале, җомга

Бүген Руслан һәм Рәзилә Даутовлар яңа гаилә кордылар. Без алар турында очраклы рәвештә генә язмыйбыз. Яшләр, үзләре дә көтмәгәндә, 2023нче елда Түбән Кама шәһәрендә никахларын рәсмиләштергән 100нче пар булдылар.

ГХАТ Идарәсе белгечләре Руслан белән Рәзиләне истәлекле вакыйгалары белән котладылар, беренче гаилә документларын – никахлашу турында таныклык һәм истәлекле китаплар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International