Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 38нче лицей укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе узды

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Менә инде 10 ел Никахлашу сараенда атна саен мәктәп укучылары һәм студентлар өчен дәресләр үткәрелә. Бу дәресләрдә без гаилә кыйммәтләре турында әңгәмә корабыз, ГХАТ Идарәсе эшчәнлеге турында сөйлибез һәм экскурсия үткәрәбез.

Бүген «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресендә 38нче лицейның 6нчы сыйныф укучылары кунакта булды. Балалар фикер алышуда актив катнаштылар, бигрәк тә аларны булачак тормыш иптәшләренең психологик портретын төзү мавыктырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International