23 февралендә Россиянең Хәрби дан көне – Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм көнендә Яшел Үзән районы ГХАТ бүлегендә 8 пар өйләнешкәннәр. Бәйрәм һәм шулай ук көзге дата Яшел Үзәннең яңа өйләнешүчеләренең игътибарын җәлеп итте.
Бу көнне Яшел Үзән ЗАГСының тантаналы залында Мәхәббәт һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде, беренче ир белән хатынның үбешү мизгелләре, туй боҗралары белән алмашу яшь парларга дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта бәхетле хис-кичерешләр бүләк итте. Яңа өйләнешүчеләрне тормышларында мөһим вакыйга, ә барлык ир - атларны бәйрәм, Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!