Иртәгә бөтен ил буйлап батырлык һәм кыюлык бәйрәме – Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтеләчәк. Бу истәлекле көн алдыннан Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда «Бөек илнең лаеклы варислары» дигән тантаналы чара узды. Бәйрәмдә
Егетләрне Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы урынбасары Александр Виталий улы Умников һәм Түбән Кама шәһәре Мактаулы гражданины, Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы киңәшчесе, сугыш, хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Григорий Леонид улы Китанов котладылар.
Традиция буенча, «Яшь гвардия» нең Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәлахетдинов паспорт алучыларга Бердәм Россия партиясеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.