Югары Ослан муниципаль районында юбилярларны котлау

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

2023 елның 22 февралендә Югары Ослан муниципаль районының Олы Мәми авыл мәдәният йортында Николай Георгиевич һәм Надежда Ивановна Масловлар, Николай Тимофеевич һәм Галина Алексеевна Романихиннар, Григорий Андреевич һәм Надежда Николаевна Рыбушкиннар гаиләләрен Алтын юбилейлары белән котладылар.

Юбилярлар ярты гасыр бергә мәхәббәт һәм татулыкта яшәгәннәр. Аларның тормыш юлы җиңел генә бармаган, алар тормыш җибәргән барлык сынауларны һәм авырлыкларны бергә уздылар һәм үзара мәхәббәтне, тугрылыкны, нык һәм тату гаиләне саклап калдылар, лаеклы балалар үстерделәр. Юбилярларның тормыш позициясе башында бер-береңне хөрмәт итү һәм үзара ярдәм итү тора. Алар бер-берсен тыңлый һәм ишетә беләләр. Һәр гаиләнең бик кызыклы һәм гыйбрәтле үз тарихы бар. Юбилярлар бер-берсе белән ничек танышканнарын, туйларын ничек үткәргәннәрен, балаларны ничек үстергәннәрен искә төшерделәр. Мондый гаиләләр яшь буынга үрнәк булып тора.

Гаилә юбилярлары хөрмәтенә ир белән хатынның исемнәре «районның Мактаулы Гаилә Юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ЗАГС бүлеге начальнигы Наталья Кадыйрова юбилярларга ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм тагын да озын гомер теләде, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М.Г. Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярларга Олы Мәми авыл җирлеге башлыгы Галина Фомина исеменнән бүләк тапшырып, бик күп җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International