Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән быел беренче очрашуын үткәрде

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән быел беренче очрашуын үткәрде. Очрашу район үзәк хастаханәсенең актлар залында үтте. Очрашуда җирле социаль яклау бүлеге белгече, табиб акушер-гинеколог һәм психолог катнашты.

ГХАТ бүлеге мөдире Ландыш Шәйхетдинова бала туганнан соң кайчан, кайдан һәм нинди документлар нигезендә туу турында таныклык алуын сөйләде, сорауларга җавап бирде. Булачак әниләргә мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

Җирле түләүләр бүлеге мөдире Гөлназ Тахавеева төрле социаль түләүләр турында яңалыкларны җентекләп аңлаттылар. Шулай ук үз өлкәләрендәге яңалыклар, киңәшләр белән табиб акушер-гинеколог Миләүшә Разиновна чыгыш ясады. Аның тарафыннан мәгълүмати презентация әзерләнгән иде. Мамадыш шәһәренең үзәк шифаханәсе психологы да шулай ук үз өлешен кертте, авырлы ханымнарның сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International