Никахлашу сараенда гаилә тормышы юбилярларын Черняк Иван Иванович һәм Нина Николаевна гаиләсе, Пономаревлар Иван Иванович һәм Нина Павловна, Нуруллиннар Хәсән Нурхәмит улы һәм Шәмсинур Мортаза кызы, Вәлиуллин Раис Сибгатович һәм Шакира Галимҗановлар гаиләсен бик теләп каршы алдылар. Бәйрәмне алып баручылар кунакларга һәр гаилә тарихын сөйләделәр һәм гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар. Район башлыгы урынбасары Надежда Ивановна Попкова гаиләле парлар адресына озын гомер һәм сәламәтлек теләде. Юбилярларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның әниләренә рәхмәт сүзләрен район башлыгы Вячеслав Михайлович Козлов җиткерде.
"Махсус хәрби операция шартларында Ватанны саклау буенча үз бурычларын кыю һәм батырларча үтәгән улларыгызны тәрбияләгән өчен сезгә тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерәм. Сез чын геройлар үстердегез, аларнын хезмәте өчен рәхмәт белдерәм”, - диде район башлыгы.
Россия Федерациясе гражданы паспортын тантаналы рәвештә 14 яңачишмәлегә тапшырдылар. Аларга төп документта бары тик бәхетле тормыш вакыйгалары гына билгеләп үтелүен теләделәр. Ә Зирекле авылыннан Шакировлар гаиләсенә Вячеслав Козлов “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы кысаларында 1,3 миллион сумлык сертификат тапшырды.