Районның 14 яше тулган яшь гражданнарга ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру матур традициягә әйләндә. Аның чираттагысын Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды. Тантаналы чарада район җитәкчеләре, Азнакай муниципаль районының Мактаулы гражданнары, район һәм шәһәр Советлары депутатлары катнашты.
Бу чара «Ватанны саклаучылар көне» алдындан булып узды, шуңа күрә тик Азнакай районның егетләре генә монда чакырылды. Бәйрәм белән җылы котлаулар яңгырады һәм бүләкләр тапшырылды. Мондый истәлекле көн, яшь Россия гражданнарының күңелендә гомерлеккә сакланыр дип ышанып калабыз.