2023 елның 15 февралендә Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Азнакай шәһәренең 4нче лицееның 10нчы сыйныф укучылары белән электив «Гаилә»курсы буенча дәрес узды.
Бүлек начальнигы Хәсәнова А. Т. балаларга гаиләнең төп төшенчәләре, аның туу этаплары турында аңлатты. Укучылар ГХАТ органнарының барлыкка килү тарихын, шулай ук нык һәм бәхетле гаилә коруның мөһимлеге турында белделәр.
Дәрес барышында укучылар уңайлы психологик атмосфера тудыру өчен, гаиләнең һәр әгъзасы башкаларга ярату, хөрмәт һәм ышаныч белән карарга, ата – аналарга – хөрмәт белән дә, көчсезрәккә дә-теләсә кайсы минутта ярдәм итәргә әзер булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килделәр.