14 февральдә Илдар Наил улы һәм Алия Газинур кызы Фаздаловлар гаиләсендә кыз бала туа. Кызга Хәят исеме кушалар. Хәят исеменең характеры риясызлык, сизгерлек һәм намуслылык, игелекле һәм вөҗданлылык кебек сыйфатлар белән тулы.
Хәят күп балалы Фаздаловлар гаиләсендә бишенче бала булды. Шунысы куанычлы, бу гаилә халкыбызның традицион кыйммәтләрен хөрмәт итә һәм пропагандалый. Чөнки күп балалы гаиләләр элек-электән халык тарафыннан хөрмәт ителгән.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Илдар Наил улын чын күңелдән кызлары туу белән котлап, кеше тормышындагы беренче һәм иң мөһим документны - туу турында таныклык тапшырдылар.
Бу гаиләдәге һәр баланың сәламәт булып үсүен, һәр көнне үзләренен матур елмаюлары белән әти-әнине сөендерүләрен телибез.