2023 елның 17 февралендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Гаилә белеме нигезләре» дәресе узды. Анда Нурлат шәһәре 2нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары катнашты.
Чара ГХАТ бүлеге һәм тулаем бүлек эше, гаилә һәм никах институтын ныгытуга юнәлтелгән чаралар һәм ЗАГС органының кеше тормышындагы әһәмияте буенча экскурсиядән башланды. Һәркем үзен кызыксындырган сорауларны бирә һәм аларга җавап ала алды.
Ачык дәресне дәвам итеп, бүлек хезмәткәрләре балаларны мөнәсәбәтләрдә ышаныч киңлеге төшенчәсе белән таныштырдылар, гаилә мөнәсәбәтләрендә никах төзүнең хокукый өстенлекләре турында мәгълүмат бирелде. Укучылар үзләре дә әлеге чара дәвамында активлык һәм кызыксыну күрсәттеләр.