2023 елның 16 февралендә Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Салих кызы Гомәрова Нурлат шәһәренең «9 нчы урта мәктәп» гомумибелем оешмасының 10нчы сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч әңгәмә рәвешендә Гаилә кору нигезләре дәресен үткәрде.
Дәрес барышында укучылар «Бәхетле гаилә серләре» викторинасында катнаштылар, шулай ук кияү белән кәләшнең, ата-аналарның һәм кунакларның ролен үзләре сынап карый алдылар.