Алексеевск районында гашыйклар көнендә «бриллиант» һәм «алтын» юбилярларны котладылар

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Гашыйклар көне, мөгаен иң җылы бәйрәмнәрнең берседер. Ә кем башкалардан да яхшырак итеп мәхәббәт һәм гаилә тормышы турында сөйли ала? Әлббэттә бергәләп мәхәббәтләрен саклап һәм күп еллар бергә янәшә атлап гаилә тормышын үтүче юбилярлардан да моны яхшырак белүче юктыр. Алексеевск районы ГХАТ бүлегендә иң романтик 14 февраль көнендә «бриллиант» һәм «алтын» юбилярларны котлап уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International