Алты дистә ел бергә яшәү – меңләгән юллар аша узу, мондый гаиләнең ныгытмасы, чыннан да, бриллиант, шул ук вакытта бер-берсенә булган мәхәббәтен саклап калу һәм төрле мизгелләрдә булышу дигән сүз.
Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан Рәхимҗан Минхан улы һәм Фәнүзә Абдрахман кызы Минсафиннар шундый озын юлны бергә узып, иң зур хөрмәткә лаек. Февраль аенда бу пар шул истәлекле дата белән котлаулар кабул итә.