Чистай ГХАТ бүлегендә Гаилә нигезләре дәресе

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

ГХАТ бүлегендә «Хокук һәм социаль хезмәт күрсәтүне оештыру» юнәлешендәге «Казан Инновация университеты колледжы» Чистай филиалы студентлары белән очрашу уздырылды. Матур традиция буенча ГХАТ бүлеге начальнигы Илмира Ярмушева Никахлашу сарае бинасы буйлап экскурсия үткәрде, борынгы йортның тарихы турында сөйләде, бүлекнең 2022 елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

Гашыйклар көнендә, әлбәттә, мәхәббәт турында сөйләштеләр! «Статус» психология-педагогика үзәге белгечләре студентлар белән «Мәхәббәт турында Диалог» дигән тренинг уздырдылар. Яшүсмерләр симпатиянең һәм гашыйк булуның мәхәббәттән аермасын, романтик мөнәсәбәтләр үсешендә нинди этаплар барлыгын белү кирәклеге турында сөйләштеләр, шулай ук төркем күнегүләрендә катнаштылар.

Очрашу азагында балалар уртак нәтиҗәгә килделәр: парда мәхәббәткә ирешү һәм аны саклап калу өчен үз өстендә һәм мөнәсәбәтләрнең сыйфаты өстендә эзлексез эшләү, бер-береңне хөрмәт итү, бер-береңә ярдәм итү кирәклеген аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International