2023 елның 14 февралендә Нурлат шәһәренең 3нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары өчен Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре экскурсия үткәрде.
Укучылар гражданлык хәле актлары төрләре белән таныштылар, Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең архив формалашу тарихын белделәр, туу, ата-аналарының гына түгел, хәтта әби-бабаларының да никахлашуы турындагы актны күрү мөмкинлеген алдылар, тантаналы рәвештә никахлашу чарасында катнаштылар.