Кышның суыкларына карамастан, 14 февраль иң якты һәм язча җылы көн. Чөнки елның иң романтик көне, мәхәббәткә, матурлыкка дан җырлаучы Изге Вәли бәйрәме килеп җитте. Февраль салкыннарында җылытырлык, бураннардан алҗыган күңелне эретерлек бәйрәм бит ул.
Изге Вәли көнендә, ягъни барлык гашыйк булганнарның бәйрәме кәнендә Баулының өч пары никахларын теркәде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Нияз һәм Алия Хусаиновлар, Линир һәм Диана Фаершиннар, Илшат һәм Алина Камалетдиновлар гаиләләрен котлап, аларга ныклы, бәхетле гаилә корырга теләп калды.