Дуслар! Бала табуга һәм әни булуга әзерлек – бала көтү вакытының бәхетле узуы өчен бик мөһим. Хатын-кызлар консультациясендә булачак әниләр өчен «Сонатал» имин бала табуга әзерлек мәктәбе эшли.
Дәресләр булачак әниләргә куркудан, борчылулардан котылырга ярдәм итәләр, белгечләр аларга юридик консультация уздыралар һәм барлык сорауларына да җавап бирәләр. ГХАТ Идарәсе хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Елена Исаева туу турында таныклык алу өчен нинди документлар кирәклеге турында сөйләде.
Дәресләр хатын-кызлар консультациясендә һәр җомга көнне 10 сәгатьтә бушлай һәм ирекле нигездә уза.