Виктор Алексей улы һәм Галина Алексей кызы Спириннар мәктәптә укыган чакларында кич биюгә чыккач танышканнар. Алар бер-берсенә беренче караштан ук гашыйк булганнар, ә кияү армиядән кайткач күңелле туй уздыганнар.
Аларның гаиләсе – балалары һәм оныклары өчен үрнәк. Виктор Алексей улы һәм Галина Алексей кызы - хезмәт ветераннары, аларның гомуми хезмәт стажы – 103 ел.
Виктор Алексей улы гомер буе физик культура укытучысы булып эшләгән, «Аеруча хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән. Галина Алексей кызы – табиб-офтальмолог. Ул үзенең гомерен медицинага багышлаган, әле хәзер дә эшчәнлеген дәвам итә. Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Аларның алтын туйларын бәйрәм итәргә Никахлашу сараена иң якын кешеләр җыелды. Виктор Алексей улы һәм Галина Алексей кызы Спириннарның исемнәре ГХАТ Идарәсе мактау китабына кертелде.