Бүген, 2023 елның 27 гыйнваренда, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Вәрис Мансур улы һәм Илсаяр Камал кызы Гайнуллиннар 50 еллык юбилейларын билгеләп уздылар.
Гайнуллиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Күгәй авылында үрнәк гаилә булып торалар. Гаилә 3 баһадир ул һәм 2 гүзәл кыз бала тәрбияләп үстергән. Гаилә тормышының уңышы, – бер-береңне аңлау һәм кайгырту, балаларны «мәхәббәттә» дә тәрбияләү – ди гаилә башлыгы Вәрис Мансур улы.
«Алтын юбилярларга» Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы М.П. Афанасьевның шәхси котлау хаты тапшырылды.
Гайнуллиннар гаиләсен чын күңелдән аларның тормышларындагы искиткеч вакыйга – алтын туйлары, бәхетле 50 ел гомер итүләре белән котлыйбыз! Йортыгыз җылы, мәхәббәт хисләре бер-берегезгә карата ихлас булсын, йортыгызда муллык һәм иминлек хөкем сөрсен. Һәрвакыт бер-берегез өчен «алтын» булып калырга телибез.