Бүген безнең никахлашу сарае аерым бер җылылык һәм яктылык белән тулыланды. Бар мөхитне мәхәббәт, шатлык, тормыш һәм өмет нуры биләде. Сәбәпчесе – Көек-Ерыкса авылыннан Нургалиевлар гаиләсе. Аларның гаиләсендә дүрт кыздан соң көтеп алынган малай туа. Сабыйга тирән мәгънәле Таһир исеме кушалар.
Бу исем йөрәгемдә 18 ел йөрде, – дип уртаклашты сабыйның әнисе Миләүшә. Кияүгә чыккач, улыбыз булса, һичшиксез Таһир дип атарбыз дием сүз биргән идем үземә. Беренче кызлары -Зөһрә исемле. Ул хәзер Түбән Кама шәһәре көллияте студенты. Мәктәпкәчә белем бирү педагогы булырга хыяллана. Миләүшә һәм Рөстәмнең икенче кызлары Диләрә исемле, ул җирле мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы. Өченче кызлары - Самира, 6 нчы сыйныф укучысы. Дүртенче кызлары Гүзәлия – балалар бакчасында тәрбияләнүче, 1 нче сыйныфка укырга керергә әзерләнә. Алар барысы да әни өчен алыштыргысыз булышчылар һәм әти өчен яраткан йөрәк җимешләре.
Рөстәм белән Миләүшә инде 18 ел бергә яшиләр. Рөстәм Көек-Ерыкса авылыннан, Миләүшә Шәдчедән. Алар 2004 елда Миләүшә авылга кунакка килгәч таныша. 2005 елда инде туйларын гөрләтәләр.
Исем кушу тантанасын ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова башлап җибәрде. Гаилә башлыгы Рөстәм мирасчысының беренче документына кул куйды, кулына таныклык алды. Шулай ук Ландыш Әлфәтовна бу гаиләгә исемле метрика, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Күп балалы гаиләне котларга Мамадыш районы буенча юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең автомототранспорт чараларын теркәү һәм техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Рамил Нургаян улы Шиһапов һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениясе җитәкечес Гөлназ Рафаил кызы Яһудина килделәр. Алар Нургалиевларга автокресло һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Нургалиевлар гаиләсенә сәламәтлек һәм бәхет теләп, «Бегемотик» уенчыклар һәм балалар кием кибетеннән бүләк әзерләгән иде.