Ноябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 13 сабый теркәлде: 6 малай һәм 7 кыз. Шуларның 2 се гаиләдә беренче бала, 3 – икенче, 5 – өченче, 2 – дүртенче, 1 – бишенче бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Әмирхан, Абдуррахман, Макар, Михаил, Риналь, Эдуард, Әмирә, Амалия, Алиса, Илана, Мәликә, Милана, Раяна дигән матур исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага һәм иң яшь әтигә 22 яшь, иң өлкән анага 37 һәм иң өлкән әтигә 41 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 11 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 16 яшь һәм иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 67, кәләшкә – 62 яшь.